Ватан өстендәге тыныч күк йөзе өчен гомерләрен бирделәр
Соңгы яңалыклар

Ватан өстендәге тыныч күк йөзе өчен гомерләрен бирделәр

Иске Тимошкино урта гомуми белем бирү мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары Сергей Росчисловка һәм Николай Кудряшовка истәлек такталары ачылды.

Алар икесе дә махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булганнар.

Митинг Россия һәм Татарстан гимннары белән башланып китте. Алып баручылар якташлары турында шигырьләр һәм гади сүзләр белән сөйләделәр.

– Сергей Росчисловны һәм Николай Кудряшовны чын геройлар дип атарга мөмкин. Алар безнең уртак дошманыбыз – нацизмны җиңү өчен, Ватан өстендә тыныч күк булсын өчен, безнең бәхетебез өчен җаннарын фида кылдылар, – диде митингта район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов.

Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Николай Сандимиров, мәктәп директоры Владимир Красильников һәм геройларның туганнары алар турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар.

Истәлек такталарыннан ак пәрдәләрне салдырдылар, Ватанның үлемсез улларын бер минут тынлык белән искә алдылар.

Сергей Евдокимович Росчислов 1973 елның 2 маенда Медянка авылында туган. Иске Тимошкино мәктәбендә белем алган, аннары Түбән Камада һөнәри-техник училищены кранчы белгечлеге буенча тәмамлаган. 1991 елдан 1993 елга кадәр Кораллы Көчләр сафларында вакытлы хезмәт иткән.

1995–1999 елларда контракт буенча Чечен республикасында хәрби бәрелешләрдә катнаша. Таҗикстанда ФСБ ның 118 нче чик буе отрядының аерым махсус разведка төркемендә разведчик булып хезмәт итә. Чикне саклау буенча бүләкләргә дә ия була.

Соңгы елларда Мәскәү янында төзелештә һәм «Куйбышевазот» заводында башня краны операторы булып эшли.

2025 елның июлендә Оборона министрлыгы белән контракт имзалый, мотоукчылар батальонында танкка каршы идарә ителә торган ракеталар взводы операторы булып хезмәт итә. 2025 елның 29 ноябрендә хәрби бурычны үтәгәндә һәлак була. Үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Николай Николаевич Кудряшов 1977 елның 22 февралендә Иске Тимошкино авылында туган. Мәктәпне һәм Чистай авыл хуҗалыгы техникумын автомеханик белгечлеге буенча тәмамлаган. 1995 елдан Чечняга командировканы да кертеп, Кораллы Көчләр сафларында хезмәт иткән.

Армиядән соң Түбән Камада ЭЭМ органнарында эшли. 2022 елда контракт буенча СВО зонасына китә. Рядовой Кудряшов 2023 елның 10 июнендә сугышта һәлак була.

Геройлар турындагы хәтер мәңге яшәячәк.


Нет комментариев