Валерий Горбунов истәлегенә багышланган турнир катнашучылар санын һәм географиясен киңәйтте
Шахмат планетасы порталында ТРның атказанган физик культура хезмәткәре Валерий Горбунов истәлегенә шахмат буенча чираттагы турнир Шахмат Планетасы порталында онлайн-режимда узды.
Спорт ветераны Валерий Горбунов аксубайлылар күңелендә яши. Шахмат яратучыларның күбесе өчен ул остаз һәм дус иде. Район шахматчылары ел саен остазлары хөрмәтенә турнир оештыралар, шуның белән алар аны хөрмәтләп искә алалар.
Валерий Александрович Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре иде. Ул спорт вакыйгалары белән яшәде – оештыручы, район, республика ярышлары һәм турнирларының баш хөкемдары иде. Районда аны тыйнак, игелекле кеше, актив җәмәгатьче буларак хәтерлиләр. Хезмәттәге казанышлары өчен ул «Татарстанның иң яхшы физик культура хезмәткәре», «Татарстанның физик культурасын үстерүдәге казанышлары өчен» билгеләренә лаек булган.
Валерий Александровичның күркәм эшләрен аның улы Геннадий дәвам итә. Ул районда шахмат клубын җитәкли һәм, әтисе кебек, үз тирәсенә интеллектуаль спорт төрен яратучыларны җыя. Әтисе вафат булгач, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге ярдәме белән ул ел саен аның истәлегенә турнирлар оештыра.
Катнашучылар саны арта, географиясе киңәя. Быелгы турнир шулай ук куркыныч инфекцияне булдырмау максатыннан онлайн-режимда узды. Әмма бу шахматчылар өчен уенга зур кызыксыну уятуда киртә булмады. Матчлар күңелле үтте. Оештыручылар Валерий Горбунов истәлегенә багышланган турнирга йомгак ясадылар. Ир-атлар арасында онлайн-уенда 1 урынны – Казаннан Абдул Хөснетдинов, 2 урынны – Михаил Безруков (Нурлаттан), 3 урынны Чистайдан Рамил Ханов алдылар.
9-11нче сыйныф укучылары арасында ярышта 2нче Аксубай урта мәктәбе укучылары урыннарны үзара бүлештеләр: I урында – Данила Маклаков, II урында – Максим Борисов, III урында – Илсаф Даутов.
Малайлар арасында: беренче призер – Фаил Гафиятуллин (Түбән Татар Майнасы урта мәктәбе), икенче урында – Кәрим Шәмсетдинов, өченчедә – Азамат Шәмгунов (икесе дә Чистайдан). Кызлар арасында шулай ук икенче мәктәп укучылары призерлар булдылар. Юлия Борисова лидерлыкны тотты, икенче нәтиҗә – Виктория Абросимовада. Валерий Горбуновның оныгы Полина Кечаева өченче призер булды. Икенче ел инде ул бабасына багышланган турнирда катнашты һәм ике тапкырда да уңышлы гына чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев