Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Вәкаләтле органнарга депутатлар сайланачак

Өстәмә сайлаулар якшәмбе, 10 сентябрьгә билгеләнгән, һәм дүрт сайлау участогында оештырылачак.

Ике участок Беловка авыл җирлеге территориясендә – Беловкада һәм Яңа Үзидә, өченчесе – Иске Саврушта һәм дүртенчесе Иске Кыязлыда урнашкан.

Аксубай районы территориаль сайлау комиссиясендә аңлатуларынча, өстәмә сайлауларда 356 тавыш бирүче катнашачак, аларның җидесе беренче тапкыр тавыш бирәчәк.

Сайлау участоклары алдан тавыш бирергә теләүчеләр өчен 6 сентябрьдә үк ачылды.

– Тавыш бирүче отпуск, командировка, хезмәт һәм уку эшчәнлеге режимы, дәүләт яисә иҗтимагый бурычларны үтәү, сәламәтлеге торышы яисә башка нигезле сәбәпләр буенча вакытыннан алда тавыш бирергә хокуклы, – дип шәрехләде район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Наталья Сорокина. – 6, 7 һәм 8 сентябрь көннәрендә сайлау участоклары 16.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, шимбә, 9 сентябрьдә 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Тавыш бирү көннәрендә сайлау участоклары сәгать 7.00 дән ачылачак һәм 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев