Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 54 яңа очрагы теркәлгән
Авыручыларның күбесе Казанда һәм Чаллыда яши.
Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 авыруының 54 яңа очрагы теркәлгән. Алар барысы да авыручылар белән аралашканнан соң вирус йоктырган. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«16 кешене хастаханәгә салдылар, 38 кеше өйдә дәвалана», — диде ул. 18 кеше 30-50 яшь аралыгында, 14 кеше 50-60 яшь аралыгында.
Авыручылардан 19 кеше Казанда, 10 кеше Чаллыда яши. Яшел Үзән — районнар арасында антирейтинг лидеры, биредә 4 кеше авыру йоктырган.
Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле Татарстанда 3774 очрак теркәлде, 2785 кеше терелде, шул исәптән 18 кеше узган тәүлектә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев