Узган тәүлектә Татарстанда 40 кешедә коронавирус табылган, 17 кеше терелгән
Республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы расланган 1150 кеше дәвалана.
Узган тәүлектә Татарстан табиблары 40 кешегә коронавирус диагнозы куйган, алар арасында читтән килгән очраклар юк. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.
«18 кеше хастаханәдә, 22 кеше өйдә дәвалана», — диде Лилия Галимова.
30-50 яшьлекләр арасында 11 кеше һәм 60-70 яшьлекләр арасында 10 кеше авыру йоктырган.
Вирус йоктыручыларның иң күбе Казанда — алар 18 кеше. Икенче урында Чаллы, анда сигез кеше авырый.
Татарстанда Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле коронавирусның 4271 очрагы теркәлгән. Алар арасыннан 3108 пациент терелгән, шул исәптән узган тәүлектә — 17 кеше. 1150 кеше дәвалануны дәвам итә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев