Узган тәүлектә Аксубай районында коронавирус авыруының 2 яңа очрагы теркәлгән
13 кеше хастаханәгә салынган, ә 32 кеше өйдә дәвалана.
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус авыруының 45 яңа очрагы теркәлгән, алар барысы да авыручылар белән аралашканнан соң вирус йоктырган. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«13 кешене хастаханәгә салганнар, тагын 32 пациент өйдә дәвалана», — диде Лилия Галимова.
Авыручылардан 24 кеше Казанда, 5 кеше Чаллыда яши. Шулай ук Чүпрәле районында 4 кеше авыру йоктырган.
Авыручылар арасында иң күбе 50-60 яшь аралыгындагы кешеләр. Балигъ булмаган балалар арасында авыру йоктыручылар ачыкланмаган.
13 июньгә республикада коронавирусның 3868 очрагы теркәлгән.
Чыганак:tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев