Узган атнада Аксубай районында коронавирус белән авыруның 8 очрагы теркәлгән
Соңгы яңалыклар

Узган атнада Аксубай районында коронавирус белән авыруның 8 очрагы теркәлгән

Бу атнаның чәршәмбесендә авыручылар саны 11 кешегә кадәр арткан.

Аксубай район үзәк хастаханәсенә температура белән мөрәҗәгать итүчеләр саны да күбәйгән. Авырулар саны республикада да берничә тапкырга арткан.

Татарстан Министрлар Кабинеты коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча чаралар күрүне регламентлаштыручы карар кабул итте.

Шул исәптән – 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә ковидка каршы чараларны үтәү, җәмәгать урыннарында һәм транспортта битлек кию, кулларны антисептиклар белән эшкәртү һәм биналарны йогышсызландыру.

– Кызганычка каршы, гомуми иммунитет кими, кешеләр коронавирус китте дип тынычланып, саклык чараларын үтәми башлады. Шул исәптән вакцинация турында да оныттылар, – дип искә төшерде Роспотребнадзор Идарәсенең Аксубай районындагы баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов. – Шул ук вакытта, бу авырмауның яисә чирне җиңел формада күчерүгә ярдәм итә торган бердәнбер профилактика чарасы. Коллективларда, белем бирү учреждениеләрендә иртән фильтрлау үткәрергә, бактерицид нурландыргычлар урнаштырырга, бүлмәләрне йогышсызландыру чаралары ярдәмендә җыештырырга һәм биналарны ешрак җилләтергә киңәш итәм.

Булачак бәйрәмнәргә, шул исәптән белем көненә килгәндә, алар штат режимында узачак.


Нет комментариев