Үзәк Банк РФ банкларына мошенникларга күчерелгән акчаны кире кайтарырга мәҗбүр итәчәк
Соңгы яңалыклар

Үзәк Банк РФ банкларына мошенникларга күчерелгән акчаны кире кайтарырга мәҗбүр итәчәк

Үзәк Банк РФ банкларына россиялеләр мошенникларга күчергән акчаны 30 көн эчендә кире кайтарырга мәҗбүр итәчәк.

Әгәр акчалар чит илгә киткән икән, Үзәк Банк фаразлавынча, аларны кире кайтару вакыты ике айдан да артып китмәскә тиеш.

Россия Банкының әлеге инициативасы Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән илкүләм түләү системасы турындагы законга төзәтмәләрдә урын алган. Кредит оешмалары акча җибәрүчегә ул мошенник счетына (аның хакында мәгълүмат Үзәк Банкның мәгълүматлар базасында булган очракта) күчергән сумманы тулы күләмдә кайтарырга тиеш. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Үзәк Банкның мәгълүмати куркынычсызлык департаменты башлыгы Вадим Уваровка сылтама белән хәбәр итә.

Шулай ук ике көн дәвамында исәп-хисап счетына (аның турында мәгълүмат регуляторның мәгълүматлар базасында бар) акча күчерүне туктатып торырга тәкъдим ителә.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев