Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Үзәк Банк мобилизацияләнгәннәрнең кредит каникулларын ничек рәсмиләштерә алуын аңлатты

Мобилизацияләнгән гражданнар яки махсус операциядә катнашучы башка хәрбиләрнең ел ахырына кадәр теләсә кайсы вакытта кредит каникуллары турында таләп юлларга һәм теләсә кайсы көнне (2022 елның 21 сентябреннән алып) аларның башлану датасы дип билгеләргә хакы бар, дип ачыклык керттеләр Россия Банкында.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Мобилизацияләнгән гражданнар яки махсус операциядә катнашучы башка хәрбиләр 2023 ел ахырына кадәр теләсә кайсы вакытта кредит каникуллары турында таләп юлларга һәм 2022 елның 21 сентябреннән алып (әмма мобилизация датасы яки махсус хәрби операциядә катнаша башлаган вакыттан да иртәрәк түгел) теләсә кайсы көнне аларның башлану датасы дип билгеләргә хокуклы. Биредә бер искәрмә бар – кредит карталары буенча каникуллар таләп юллаган датадан да иртәрәк башланмый», - дип аңлатты регулятор.

Шул ук вакытта, Үзәк Банк бурычка алучы күрсәткән датадан күчерелгән барлык процентларның кредит каникуллары чорында аларны исәпләү кагыйдәләре буенча яңадан исәпләнүенә, ә бу чорда билгеләнгән пени һәм штрафларның гамәлдән чыгарылуына игътибар юнәлтте.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/uzak-bank-mobilizaciyalangannarnen-kredit-kanikullaryn-nicek-rasmilastera-aluyn-anlatty-5870567

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев