Июль башында үз белемнәренә нык ышанган чыгарылыш укучылары бер имтиханны яңадан тапшыра ала.
Быелдан башлап, баллар белән килешмәгән очракта, чыгарылыш укучылары имтиханнарның берсен яңадан тапшыра алачак.
Бердәм дәүләт имтиханнарын бер елдан соң түгел, ә шул ук елда яңадан тапшыру турындагы тәкъдимне Федераль Җыенга Юлламасында Президент Владимир Путин хәбәр итте. Кабат имтиханнарны 4 һәм 5 июльдә кабул итәчәкләр.
Бу яңалык чыгарылыш укучыларына шул ук елда югары уку йортларына укырга керү мөмкинлеге бирә. БДИ расписаниесе проектына ярашлы рәвештә 4 июль, пәнҗешәмбе көнне, чит телләр буенча БДИның язма өлешен, шулай ук информатика, җәмгыять белеме, рус теле, физика һәм химия буенча яңадан тапшыру мөмкин булачак.
Җомга, 5 июльдә – биология, география, база һәм профильле математика, тарих, әдәбият буенча имтиханнар, шулай ук чит телләр буенча БДИның телдән өлеше буенча имтиханнарны тапшыру мөмкин булачак.
Әмма бер шарт бар: сынауны кабат тапшырган очракта, соңгы нәтиҗә исәпкә алыначак, ә алдагысы, югарырак булса да, юкка чыгарылачак. Шуңа күрә имтиханнарны кабат тапшыру – үз-үзләренә нык ышанганнар эше.
Нет комментариев