Уҗымнар яхшы кышлый
Россельхозүзәк район бүлеге һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре көзге уҗымнар торышын тикшерделәр.
2022 ел уңышы өчен районда 13 000 гектардан артык мәйданда көзге игеннәр чәчелгән. Яңа уңыш басулары кышкы яңгырны да, салкыннарны да кичерде, соңгы тапкыр яуган кар аларны кышкы юрган белән каплады. Көзге уҗымнар торышын белгечләр даими тикшереп торалар.
Россельхозүзәкнең район бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин шушы көннәрдә «Актай» ҖЧҖнең көзге культуралар басуын тикшерделәр.
Басу участоклары 10-12 сантиметр калынлыкта кар белән капланган. Электрон туфрак үлчәү термометры куаклану төене тирәнлегендә (ике сантиметрда) -2 °С күрсәткән, бу мизгелдә һава температурасы -8°С тәшкил иткән. Әлеге басуда үсемлекләрдә шикәр микъдары 30 процентка якын, бу үсемлекләрдә салкынга чыдамлык дәрәҗәсе җитәрлек дигән сүз.
– Басуларда фитомониторинг, тикшерүләр уздырылган мәйданнарда көзге культуралар торышы яхшы дип бәяләнә, – дип билгеләп үттеләр белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев