Янгын күзәтчелеге Аксубай муниципаль районы халкына һәм кунакларына янгын куркынычсызлыгы таләпләрен тайпылышсыз үтәүләрен сорап мөрәҗәгать итә.
Уяу булыгыз һәм исегездә тотыгыз: янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәп, сез торагыгызны гына түгел, табигатьне дә саклап калачаксыз!
Югарыда санап үтелгәннәргә нигезләнеп, искә төшерәбез:
- корылмалар һәм янгын куркынычы булган башка материаллар янында учак кабызмагыз. Учакны караучысыз калдырмагыз.
- балалар кулына шырпы бирмәгез, аларга ут белән уйнау куркынычын аңлатыгыз, балаларны өйдә ялгыз калдырмагыз;
- үз мөлкәтегезне «тәмәке тартырга яратучылардан» саклап калу өчен (әгәр сез кая да булса китсәгез яки бөтенләй кеше тормаса), тәрәзә уемнарын ачык калдырмагыз;
- урманнарда учак ягу тыела;
- урманга автомобильләр белән дә керергә киңәш ителми;
- сүндерелмәгән шырпы яки тәмәке ташларга ярамый;
- коры үләнгә ут төртмәскә;
- шулай ук балалар белән саксызлык һәм ут белән шаяру фаҗиганең сәбәбе булырга мөмкин булуы турында аңлату әңгәмәләре үткәрергә кирәк.
Шулай ук игътибарыгызны Аксубай муниципаль районының бөтен территориясендә 2026 елның 25 апреленнән 11 маена кадәр янгынга каршы махсус режим кертеләчәгенә юнәлтәсе килә. Янгынга каршы режим чорында һәр көнне составында полиция, янгын күзәтчелеге, экологик полиция, урманчылык, урман, бакчачылык ширкәтләре хезмәткәрләре булган патруль төркемнәре патрульлек итәчәк. Янгынга каршы режим кагыйдәләрен бозучы гражданнарга гамәлдәге законнар нигезендә административ җәза чаралары кулланылачак.
Хөрмәтле аксубайлылар, бары тик уртак көч белән генә без урманнарны, каралты-кураларны ут стихиясеннән саклап кала алачакбыз һәм кешеләрнең янгыннарда һәлак булуына юл куймаячакбыз. Уяу булыгыз һәм янгын куркынычсызлыгының гади таләпләрен үтәгез. Бәла килеп чыккан очракта – «01» телефоны буенча шалтыратыгыз.
Нет комментариев