Урманнарга бару тыела
Соңгы яңалыклар

Урманнарга бару тыела

Татарстан республикасында коры һәм эссе һава торышы саклануга бәйле рәвештә, кайбер районнарда һәм Аксубай районы территориясендә бишенче (гадәттән тыш) янгын куркынычсызлыгы классы билгеләнгән.

– Искәртеп узабыз, РТ Министрлар Кабинетының 08.08.2022 елдан гамәлдә булган 771 номерлы Карарына нигезләнеп, гражданнарның урманнарда булуына һәм аларга транспорт чараларының керүенә чикләү кертелде, дип сөйли ТР «Аксубай урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин. – Янгын чыгу очракларына юл куймас өчен, район гражданнарыннан урманнарга барудан тыелып торуны сорыйбыз, чөнки теләсә нинди чаткы яисә очраклы рәвештә калдырылган пыяла һәм пластик савыт-саба янгын сәбәбе булырга мөмкин.

Урманчылык хезмәткәрләре урманнарда көчәйтелгән режимда патурльлек итә. Янгынга каршы режимны бозган өчен штраф рәвешендә зур административ җәза каралган, ул берничә тапкырга арткан һәм гражданнар өчен – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр (1,5-3 мең сум иде), урындагы затлар өчен – 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр (10-20 мең сум иде), юридик затлар өчен 100 меңнән 400 мең сумга кадәр (50-200 мең сум иде) тәшкил итә.

Фото


Нет комментариев