Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Урманга керү тыела

Татарстан гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары керүен 14 июньнән 21 календарь көнгә чикләү кертелде.

Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнгән. Шул исәптән Аксубай урманчылыгы территориясендә дә.

Урман тармагы хезмәткәрләре тарафыннан тиешле чикләү кертү турында кисәтү аншлаглары урнаштыру, аның гамәлдә булу вакыты һәм урман юлларын шлагбаумнар белән ябу турында эшләр башкарылган.

Чикләүләр урманнарда янгын куркынычының югары классына бәйле рәвештә кертелде. Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләре гражданнарны урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләренең тайпылышсыз үтәлүе турында кисәтә. Урманнарда янгын чыгу очраклары ачыкланганда, 8 (843) 2-73-53 номеры буенча урман бүлегенә яисә участок урманчылыклары хезмәткәрләренең мобиль телефоннарына шалтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев