Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Урмандеевода Петр һәм Павел истәлеге көнен билгеләп үттеләр

Урмандеево авылы кешеләре православие бәйрәменә – Петр һәм Павел апостолларын искә алу көненә җыелдылар.

Авыл үзәгендәге яшел спорт мәйданчыгында бу көнне халык күп иде, учак ягып шулпа, пылау пешерделәр, самавыр кайнаттылар. Озын өстәл артына авыл халкы һәм кунаклар утырды.

Җыелучыларны бәйрәм белән Аксубай православие гыйбадәтханәсе башлыгы протоиерей Александр Качаев котлады. Ул бу бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, игелекле гамәлләрдә, изге ниятләрдә Аллаһ ярдәмен теләде. Авыл кешеләрен Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев, тантананың инициаторы һәм иганәчесе фермер Анатолий Мокин сәламләде.

– Без дус-тату яшибез, – диде мәгариф ветераны Галина Музилеева. – Ләкин соңгы вакытта мондый авыл бәйрәмнәрен оныттык. Анатолий Мокин ярдәмендә традициягә нигез салырга – Петр һәм Павел бәйрәме көнендә авыл бәйрәмен үткәрергә – бергә җыелырга, очрашып сөйләшергә, уртак өстәл әзерләргә булдык. Бу бит нинди бәхет!

Мондый моментларда гомуми, проблемалы, оештыру мәсьәләләре дә хәл ителә. Сүз уңаеннан, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен яшеренү челтәрләре үрүне башлап җибәрергә карар иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев