Урмандеевода мәдәният йортына кадәр асфальт юл булачак
Ел утырышы Урмандеево мәдәният йортында узды.
Аның эшендә район башлыгы Алмаз Мингулов, ТР Рәисе Идарәсенең территорияләр белән эшләү буенча баш киңәшчесе Салават Рәхимов катнашты.
Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев хисап чыгышында, җирлек советы авылларның тормышын тәэмин итү, социаль-мәдәни өлкәне карап тоту, су белән тәэмин итү һәм урамнарны, юлларны төзекләндерү буенча күп көч куйды, дип билгеләп үтте.
Җирлек территориясендә 1048 кеше яши. Шул исәптән 20 күп балалы гаилә, 19 гаилә улларын СВОга мобилизация буенча яисә ирекле рәвештә җибәргән. 2025 елда 3 сабый туган, 8 кеше вафат булган.
Җирлек территориясендә «Никитин А.А.», Оксана Миронова, Валерий Семенов, Алексей Гуляков, Сергей Алексеев һәм Олег Ермолаев КФХлары актив үсеш ала. Шулай ук «Волга-Селект» ҖЧҖ, Алексей Кондратьев җитәкчелегендә «Транспортник» ҖЧҖ эшли. Предприятиеләр җирлеккә көнүзәк проблемаларны хәл итүдә актив ярдәм күрсәтәләр. Авыл хуҗалыгы тармагында йөздән артык кеше хезмәт куя.
Җирлек территориясендә актив хезмәт сөючән халык яши. Петр Иванов, Николай Мокин, Владимир Кондратьев, Александр Семенов, шулай ук Заря бистәсеннән Петр Петров һәм Николай Гуляковның гаилә фермалары уңышлы эшләп килә. Шәхси хуҗалыкларда 500 баштан артык мөгезле эре терлек, шул исәптән 250дән артык савым сыеры бар. Җирлектә үзкерем маддәләре уңышлы үтәлгән. Үзара салым программасы эшләгән елларда җирлек авылларында юлларны төзекләндерү, зиратларны чистарту һәм башка бик күп мәсьәләләр хәл ителгән. Узган елда суүткәргеч торбалары сатып алганнар, Урмандеево зираты койма белән тотып алынган. Җирлекнең барлык авылларында да зиярәтләр профнастил белән уратып алынган.
2026 елда үзара салым акчаларын авыл юлларына вак таш түшәүгә, су белән тәэмин итүне яхшыртуга, авыл территорияләрен төзекләндерүгә, кышын юлларны кардан чистартуга тотарга ниятлиләр.
Почта элемтәсе бүлеге тотрыклы эшли. Җирле Совет депутаты Светлана Семенова җитәкчелегендә пенсияләр, газета-журналлар вакытында таратыла. Җирлек башлыгы мәгариф, мәдәният учреждениеләре, ФАПлар эшчәнлегенә, шулай ук каты көнкүреш калдыкларын чыгару мәсьәләсенә җентекләп тукталды.
Ул авыл волонтерларына гуманитар йөк җыюда ярдәмнәре, СВО зонасында хәрби бурычларын үтәүче якташларыбыз өчен яшеренү челтәрләре үрүләре өчен рәхмәт белдерде. Ветераннар штабында һәм авыл мәдәният йортларында СВО зонасыннан ялга кайткан сугышчылар белән очрашулар уздырылуы турында да әйтеп үтте. Махсус операция зонасында батырларча һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Утырышта билгеләп үтелгән уңай моментларның берсе: яңа елны каршылауда мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре һәм гади халык җирлек территориясен бизәүдә, барлык торак пунктларда чыршылар куюда булышканнар һәм нәтиҗәдә районда I урынга лаек булганнар. Сидул-Ерыклы авыл клубы инде ничә ел рәттән мәдәният учреждениеләре арасында беренче урынны алып тора.
Утырышка Алмаз Мингулов йомгак ясады. Ул халыкның күп кенә сорауларына җавап бирде. Быел авыл үзәгенә кадәр асфальт юл салыначагы турындагы мәгълүматны халык алкышлар белән кабул итте. Авылга ярдәм программалары өчен республика җитәкчелегенә җыелучылар исеменнән рәхмәт белдерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев