Махсус хәрби операция уздыру зонасында булган якташларга ярдәм итәргә омтылучылар өчен һәр көн тырыш хезмәт белән уза.
Урмандеево авыл мәдәният йортында бу авыл, шулай ук Сидул-Ерыклы авылы, Сосновка һәм Заря поселоклары халкы җыела. Алар безнең сугышчыларга дошманнан саклану, аларның гомерләрен һәм сәламәтлекләрен саклап калу өчен яшеренү челтәрләре үрәләр. Бүгенге көндә аларның исәбендә 81 үрелгән яшеренү челтәре бар. Хатын-кызларның һәрберсе әлеге күп тырышлык таләп итә торган эшне тынычлык сагында торучыларга чиксез ихтирам белән, йөрәк җылысының бер өлешен салып башкара. Аларның тырышлыгы бердәмлекне һәм Ватанга мәхәббәтне гәүдәләндерә.
Нет комментариев