Ураза – кешене уттан саклый торган калкан һәм ныклы кальга
Соңгы яңалыклар

Ураза – кешене уттан саклый торган калкан һәм ныклы кальга

Әгүүзу билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәту вәссәләәму галәә расуулиһил кәрим уә галәә әәлиһи уә әсхабиһи әҗмәгыйн.

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, шөкраналарыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саләллаһу галәйһи вә сәллам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле әһленә, сәхабәләренә күңел түрләребездән чыккан сәламнәребез, салаватларыбыз һәм һәртөрле изге догаларыбыз булса иде.

Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне, догаларыбызны, укылган тәравих намазларыбызны кабуллардан кылса иде.

Бөтен галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вә сәллам үзенең бер хәдисендә: «Бер адәм Рамазан аен шатланып каршы алса, һәм Рамазан аеның үтеп китүенә күңеле белән яхшы айлар үтте дип кайгырса, ул адәмгә мәңгелек сәгадәт, рәхәт йорты булган җәннәт ваҗиб (тиешле) булыр», – дип әйткән.

Икенче хәдис-шәрифтә әйтелгән: «Әгәр кешеләр Рамазан аеның бөтен хасиятләрен, савапларын белсәләр, бөтен ел әйләнәсе Рамазан ае булуны теләрләр иде» (имам Табарани, Бәйһәкый).

Рамазан — барлык гөнаһлардан пакьлану, күңелләрне сафландыру, күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае. Рамазан фазыйләтенә багышланган бер хәдистә Расүлаллаһ саләллаһу галәйһи вә сәллам болай дип әйткән: «Өммәтем гади айда кылган бер яхшы гамәл өчен бер савап ала, әмма Рамазанда исә Аллаһ бер яхшы гамәл өчен җиде йөзгә хәтле һәм аннан да күбрәк әҗер бирә. Фарыз гыйбадәтләренең берсе өчен башка айларда кылган җитмеш фарызның савабын, нәфелләре өчен исә башка айларда кылган фарызның савабын бирә», — дигән.

Мөхтәрәм мөселманнар! Рамазан аеның хасиятләре, фазыйләтләре Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вә сәлламнең өммәте өчен махсус бирелгән, шуңа күрә Пәйгамбәребез саләллаһу галәйһи вә сәллам хәдистә: «Рамазан — өммәтемнең ае», — дип әйткән.

Бер көнне Муса галәйһиссәләм Аллаһы Тәгаләдән: «Йә, Раббым, Сиңа миннән дә якынрак бәндәләрең бармы?» дип сораган. Аллаһы Тәгалә: «Әйе, алар яраткан колым Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вә сәллам өммәтләредер», — дигән. Шунда Муса галәйһиссәләм: «Мин синең белән Тур тавында сөйләштем, ә алар ничек сиңа якын булды соң?» – дигән.

Аллаһы Тәгалә әйткән: «Әй, Муса, син Минем белән Тур тавында сөйләшкәндә арабызда пәрдә бар иде. Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вә сәлламнең өммәтләре ураза тотып, иреннәре кибеп, ифтар вакытында кулларын догага күтәргәндә күк белән җир арасындагы пәрдә күтәрелә. Догаларын кабул итәм, чөнки алар бу мизгелдә Минем белән пәрдәсез сөйләшәләр», — дигән. Шунда Муса галәйһиссәләм: «Йә, Раббым, шул Рамазан шәриф уразасын минем өммәтемә дә бирче», — дип соравына, Аллаһы Тәгалә: «Бу ураза — хәбибем Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вә сәлламнең өммәтенә генә хастыр», — дип әйткән.

Уразаның мәгънәсе нәрсәдән гыйбарәт соң? Ураза сүзе «тыелу» дигәнне аңлата. Ураза тоткан кеше таң атканнан алып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән тыелып торырга тиеш. Әмма ураза камил булсын өчен без шулай ук ялган, гайбәт, начар сүзләр кебек кимчелекләрдән үзебезне сакларга тиешбез. Бу турыда сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вә сәллам: «Кем уразалы була торып та ялган-гайбәттән тукталмый икән, аның ач йөрүеннән бернинди файда юк», — дигән (Ибн Мәҗә), ягъни үзен мөселман дип таныган кеше уразаны сәламәтлеге өчен яисә ябыгыр өчен түгел, ә рухи яктан камилләшер өчен тотарга тиеш. Без бу айда гүзәл холыкка, гүзәл әхлакка омтылырга тиешбез.

Аллаһы Тәгалә Үзенең китабында: «Яхшылык эшләргә ашыгыгыз, тәүбә кылырга ашыгыгыз, җәннәткә ашыгучылардан булырсыз. Ул җәннәтнең киңлеге җир һәм күкләр кадәрдер. Ул җәннәт тәкъвалылар (ягъни Аллаһка буйсынучылар) өчен әзерләнде», — дигән («Гыймран» сүрәсе, 133 нче аять).

Шушы ук сүрәнең 134 нче аятендә Аллаһы Раббыбыз әйткән: «Ачуыгызны эчкә алыгыз, дошманнарыгызны гафу итегез, әлбәттә, Аллаһы Тәгалә игелек кылганнарны сөядер», — дигән.

Менә без шушы айда яхшылык эшләргә ашыгырга тиешбез. Үз калебләребезне чистартырга, күркәм сүзләр сөйләргә тиеш, гайбәткә кермәскә, кешене гаепләмәскә, ялганламаска тырышырга кирәк.

Хәләл ризыклардан, эчемлекләрдән тыелып, телләребезне гайбәттән саклап, күңелләребезгә пакь уйлар салып йөрсәк, бәлки Аллаһның рәхмәте булып, ел буе күңел сафлыгына ирешербез. Рәсүл әкрам саләллаһу галәйһи вә сәллам әйткән: «Кем бу айда уразаның фарызлыгына ышанган һәм Аллаһ ризалыгын теләгән хәлдә ураза тотса, аның гөнаһлары кичерелер», — дигән (Бохари, Мөслим).

Хөрмәтле мөселманнар! Аллаһы Тәгалә кодси хәдисендә: «Ураза — Минем өчен хас гыйбадәттер. Аның әҗерен Үзем бирермен», — дигән (Бохари, Мөслим).

Намаз, зәкят һәм хаҗ гыйбадәтләре дә Аллаһ өчендер, ләкин уразаның үзенчәлеге Аллаһ белән мөэминнең арасында сер булуында, шуның өчен аның әҗере дә олы. Ни өчен уразаны Аллаһы Тәгалә белән мөэмин арасындагы яшерен гыйбадәт дибез соң? Намаз укысак, зәкят бирсәк, хаҗга барсак, моннан адәмнәр хәбәрдар була, әмма ураза тотканыбызны фәкать үзебез һәм Аллаһы Тәгалә генә белә.

Газиз дин кардәшләрем! «Бәкара» сүрәсенең 183нче аятендә: «Әй, иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды, уразаларыгызны тотыгыз, шаять котылучылардан булырсыз», — дип вәгъдә биргән Аллаһның шушы рәхмәтеннән файдаланырга кирәк.

Аллаһы Тәгалә хәерле сәламәтлекләр биреп, Рамазан айларыбызны да, үзенә муафыйк булганча, изгелектә үткәрүләребезне насыйп итсә иде, чөнки акылыбызның зәкяте намаз булса, сәламәтлегебезнең зәкяте — ураза. Сәламәт булмаган, авыру кешегә ураза фарыз түгел. Сәламәт килеш изге айны каршылаганбыз икән, Аллаһы Раббыбыз аны изге гамәл-гыйбадәтләр белән үткәрүебезне насыйп итсә иде. Әмин.

Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Камалетдинов.


Нет комментариев