Умартачылар тармак проблемалары турында фикер алыштылар
Иске Ильдеряк авыл мәдәният йорты базасында район умартачыларының семинар-киңәшмәсе узды.
Биредә шәхси бал кортларының иминлеге мәсьәләләре кискен борчыган, умартачылык белән шөгыльләнүдән табыш алырга ниятләүче кешеләр, шулай ук бу тармак белән бәйле АПК һәм ведомстволар вәкилләре җыелды.
Семинар-киңәшмәне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов ачты. Чыгыш ясаучы тармакның үсеш перспективаларына да тукталды.
– Төп моментларның берсе – басуларында культуралар игелгән авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән үзара хезмәттәшлек, – дип ассызыклады ул. – Быел рапс һәм көнбагыш кебек техник культуралар мәйданнары арттырылачак, бу умартачылар мәнфәгатендә. Үз чиратында, хуҗалыклар да кырларны препаратлар белән эшкәрткән вакытта умарта тотучылар алдында җаваплы булырга тиеш. Моңа кадәр өч көн кала умартачыларга массакүләм мәгълүмат чаралары, авыл җирлекләре аша хәбәр итәргә кирәк.
Дәүләт инспекторы Федор Васюткин район буенча эшкә йомгак ясады. Ул билгеләп үткәнчә, тармак өчен ел уңышлы узган, бал кортларының күпләп һәлак булуы теркәлмәгән. Районда көтелмәгән хәлләр килеп чыкса район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе һәм Россельхозүзәк бүлеге белгечләре арасыннан бал кортларының агулануын кисәтү буенча комиссия эшли.
Умартачылыкны алып баруның актуаль мәсьәләләрен район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Усман Нигмәтуллин, игенчелек буенча консультант Фәндәс Гафиятуллин күтәрде. Басуларны эшкәрткәндә бал кортларының агулануына ничек юл куймаска кирәклеге турында Россельхозүзәк бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов сөйләде.
Район ветберләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин бал кортларын асраганда ветеринария-санитария таләпләрен үтәүгә басым ясады. Урманчылыкның район умартачылары белән ничек хезмәттәшлек итүе хакында Аксубай урманчылыгы җитәкчелесничие Андрей Ильмухин бәян итте.
Киңәшмә кызыксыну, темага эшлекле якын килү шартларында узды. Проблемалы мәсьәләләр күтәрелде, белгечләр аңлатмалар бирделәр, бергәләп хәл итү юлларын эзләү турында фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев