Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Улым: «Әни мин өйгә кайтам», дип төшемә керде, ә төш вакытында аның һәлак булуы турында хәбәрне китерделәр

Өлкән матрос Руслан Садыйковның һәлак булуына бер ел тулды.

Руслан аксубайлылар Евгения һәм Рамил Садыйковлар гаиләсендә өлкән бала була. Ул әти-әнисе Лубян урман-техник техникумының дүртенче курсында укыганда дөньяга килә.

– Улыгыз диплом белән туды, мәктәпне тәмамлагач, аны алырга киләчәк, – дип бөтен техникум шаяртты, – дип сөйли Евгения. – Шулай булды да, тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, ул да без белем алган уку йортына барырга булды.

Әти-әнисе Русланның яшьтәшләреннән бернәрсә белән дә аерылып тормавын, хәрәкәтчән булуын, күрше малайлар белән футбол уйнавын, мәктәптә яхшы укыганын искә төшерә. Ә спорт комплексында самбо секциясе ачылгач, әти-әнисе аны шунда беренчеләрдән булып алып киләләр. Аның артыннан биш яшьлек Адель исемле энесе дә иярә. Менә шулай алар малайларның икесен дә күнегүләргә йөртәләр.

– Беренче ярышларда Руслан икенче урынны алды, бик нык борчылды, ләкин бу аңа алга таба тагын да тырышыбрак шөгыльләнергә һәм җиңүгә омтылырга көч бирде! – ди Русланның әтисе Рамил. – Ул чын олы абый иде. Бала тудыру йортыннан чыкканнан соң, беренче көннән үк аңа кече энесе Эмильне карашуны да ышанып тапшыралар. Руслан бертуганнары өчен һәрнәрсәдә үрнәк булган һәм шулай булып кала да!

Руслан ел саен хәрби-патриотик юнәлештәге палаткалы лагерьга бара һәм анда малайда Ватанны саклаучы булу хыялы туа. Соңгы курста ул корабльдә хезмәт итәргә теләве турында сөйли башлый.

Садыйковлар улларының карарын тыныч кабул итәләр. Рамил үзе полиция офицеры, Ерак Көнчыгышта, элемтә батальонында вакытлы хезмәт үткән.

– Мин балачак дустыма – хәрби диңгезчегә шалтыратып, мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итүен сорадым.

Февральдә Русланның кулында Севастопольгә чакыру белешмәсе бар иде инде. Ул медицина тикшерүе һәм тестны проблемасыз узган, диплом алган һәм контракт төзеп, хезмәт урынына киткән. Берникадәр вакыттан соң диңгезчеләр пехотасына күчәргә карар кыла. Ә 2021 елның декабрендә көчле, физик яктан сәламәт егетләрне бер частька берләштерә башладылар, – ди Рамил. – 30 декабрьдә Руслан өйгә кайтты. Ә частька әйләнеп кайткач, аларны өйрәнүләргә җибәрүләрен хәбәр итте. Күңелдә борчылу бар иде, без яңалыкларны карап, моның ничек тәмамланасын күз алдына китердек. Әлбәттә, әти-әни буларак, хәлгә ниндидер йогынты ясарга тырыштык, әмма язмыштан узмыш юк. Исемлектә шундый ук фамилияле һәм инициаллары булган тагын бер егет булган, аларны бутаганнар һәм боерык безнең улыбызга килгән. 21 февральдә төнге сәгать бердә улыбыз шалтыратып, аларны сигнал буенча күтәргәннәрен һәм Украина чигенә җибәрәчәкләре турында әйтте.

Руслан элемтәгә чыкмый, әти-әнисе һәр шалтыратуны куркып кабул итәләр. Ул 5 мартта шалтырата, барысы да яхшы булуын, Украина территориясеннән чыгулары турында әйтә. Ә инде ике көннән аларны Мариупольгә җибәрәләр.

8 мартта Евгениягә чәчәк бәйләме алып килгәч, ул озак вакыт кемнән икәнен аңлый алмый. Анда: «Әни мин сине яратам! Руслан» дигән язу була. Бу улының беренче һәм соңгы чәчәк бәйләме була.

– Соңгы тапкыр улым 9 апрельдә шалтыратты, 11 апрельдә кабат чистартуга барачакларын әйтте. Гадәттә, аз сүзле Руслан бу юлы озак һәм бөтен нәрсә турында сөйләде, сагынуын, токмачлы аш ашыйсы килүен һәм, бәлки, май аенда ялга кайтырмын әле, дип әйтте, – дип искә алып сөйләде, күз яшьләрен көчкә тыеп, Евгения. – Мин аңардан саграк булуын сорадым, улым беренче тапкыр: «Мин башкаларның аркалары артында качып утырыр өчен контракт төземәдем!», дип кискен җавап бирде. Ул өлкән укчы булган һәм дусларына званиесе буенча үзеннән түбәнрәк булганнарны алгы сызыкка җибәрә алмавы турында әйткән.

14 апрельдә Садыйковларның төн йокылары кача. Рамилнең күңеле кичтән үк тыныч булмый, улы ике көн шалтыратмый. Евгения дә уяна – улын төшендә күрә, өйгә кайтуын әйтә: әни, мине көт! ди. Ә төшке аш вакытында өйләренә улларының һәлак булуы турында хәбәр килә.

Русланны Батырлык ордены белән үлгәннән соң бүләклиләр. Ул Мариупольдә төркем чигенгәндә һәлак була – үзенекеләрне якларга кала һәм мина шартлаудан һәлак була.

Абыйсын җирләгәннән соң Садыйковларның икенче уллары Адель хәрби булырга карар кыла. Бүген ул Санкт-Петербург хәрби физик культура институты кадеты. Кеч уллары Эмиль – өченче сыйныф укучысы. Ата-анага олы улларын югалту ачысын кабул итү авыр булса да, алар балаларның үз сайлау мөмкинлеге булырга тиеш дип саныйлар. Әгәр кечесе дә хәрби булырга теләсә – аңа да каршы килмәячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев