Иң куркынычы шунда: снюслар һәм никотин “кәнфитләре” зыянсыз чара буларак тәкъдим ителә һәм социаль челтәрләрдә модалы тренд буларак рекламалана.
Аксубай үзәк хастаханәсе табибе психиатр-нарколог Равил Мустафаев безнең хәбәрчегә бу яңа “мавыгуның” үлем куркынычы турында сөйләде.
– Равил Камил улы, снюсның куркынычы нәрсәне үз эченә ала?
– Куркынычы шунда, тәмәке канга янмаган килеш эләгә. Бер сигаретта – 1 мг никотин бар, ә бер пакетта аның микъдары 40 мг.га җитәргә мөмкин, димәк бала авызына берьюлы ике кап тәмәке тыга! Үсмер зур дозада никотин ала һәм шуның нәтиҗәсендә тын кысыла һәм йөрәк туктарга мөмкин.
Зур күләмдәге никотин дозасыннан нерв системасы зыян күрә, хәтер начарая. Бала бу матдәне авызына капканлыктан, ул аның авыз куышлыгын яндыра, бу пародонтоз китереп чыгарырга мөмкин, ә аны суырганда көчле селәгәй бүленеп чыга, ул ашказаны-эчәклек трактына зыян китерә, рак килеп чыгу куркынычы туа.
Нарколог, бәхеткә, Аксубай районында никотин белән агуланган балаларны һәм үсмерләрне хастаханәгә китерү очраклары булмавын ассызыклады, әмма тулаем ил буенча үлем очраклары теркәлгән инде.
– Баланың снюс куллануын ничек белергә?
– Ул элек әти-әниләр баланың сигаретка тартылуын шунда ук белеп алар иде, чөнки тәмәке исе бармактан тиз генә бетми. Снюслар исә бернинди дә эз калдырмый, гаражлар артына да качарга кирәкми – төтен дә, специфик ис тә юк. Күңел болгана, кыстыра, баш әйләнә, авыз куышлыгы һәм ашказаны өлеше авырта, тир бәреп чыга, сулыш алу функциясе бозыла, күз карасы киңәя я тарая, тән тиресе сизгерләнә, атлау бозыла - никотин белән агулануның төп билгеләре менә шулар.
– Аңа каршы ничек көрәшергә?
– Хокук саклау органнары снюсны тыю турындагы канун үтәлешен контрольләргә һәм чаралар күрергә тиеш. Икенче юнәлеш – мәктәпләрдә әңгәмәләр алып бару. Әйтергә кирәк, шәһәрләргә караганда, районнарда снюс куллануга бәйле профилактик эш күпкә активрак алып барыла. Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында илгә составында наркотик булган әйберләрне кертү һәм сатуны тыйган канун проекты тикшерелә.
Чираттагы канун кабул ителгәнче, ә бу вакыт таләп иткән процесс, әти-әниләрнең балаларына карата уяу булуларын, алар артыннан күзәтүләрен, мәктәптән нинди торышта кайтуларын тикшереп торуларын үтенәм!
Нет комментариев