Ул башкармаган эш калмаган
Иляшкино авылында яшәүче Эрнедей Ильгузина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Гомер юлында аңа бик күпне кичерергә туры килгән. Бала һәм яшьлек еллары авыр сугыш елларына туры килә. Ул елларда авыл хуҗалыгы Эрнедей Николаевна кебек эш сөючән һәм чыдам кешеләргә таянган. Ул заманда авыллар җимерек хәлдә була, авыр колхоз эшен башкарырга ир-атлар кулы җитми – алар фронтта булалар. Күпләр әйләнеп кайтмый. Буыннары да ныгып җитмәгән яшүсмерләргә олылар белән бертигез хезмәт куярга туры килә. Эрнедей бала чагыннан ук атлар карый, арба белән ашлык ташый, колхоз ихтыяҗлары өчен урман кисү эшләрендә катнаша, ура, суга һәм фермада эшли. Ул эшләмәгән бер генә эш тә калмый. Аның тормыш юлы кыенлыклар һәм авыр сынаулар белән тулы була.
Тырыш хезмәт еллары узган инде. Бүген аның тормышында төп терәге һәм ярдәмчесе булып кызы тора. Ул каладан әнисе турында кайгыртыр өчен кайткан. Хуҗалыкта даими рәвештә социаль хезмәткәр Валентина Еремеева ярдәм итә. Бу кечкенә авылда кешеләр тату яшиләр, бер-берсенә ярдәмгә килергә әзер торалар.
Авылның иң олы яшьтәге юбилярын истәлекле туган көне белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тимирясов килде.
–Сез фидакарьлек һәм тугрылык үрнәге булып торасыз, намуслы хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Чын күңелдән сезне 95 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз һәм ныклы сәламәтлек, якыннарыгызның кайгыртуын һәм йөрәк җылысын тоеп, бәхетле көннәр кичерүегезне телибез.
Ул РФ Президенты Владимир Путинның тыл хезмәтчәненә юлланган тәбрикләү хатын укыды, гөлләмә һәм районнан истәлекле бүләк тапшырды. Ветеранны чын күңелдән Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Алексей Морозов юбилее белән котлады
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев