Укытучы һәм остаз елын рәсми рәвештә ябу уңаеннан район мәгариф бүлеге бүләкләренә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре лаек булды
Соңгы яңалыклар

Укытучы һәм остаз елын рәсми рәвештә ябу уңаеннан район мәгариф бүлеге бүләкләренә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре лаек булды

Болар – «Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләре һәм призерлары:

Полина Малова, Түбән Баланда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы тәрбиячесе – җиңүче;

Айсинә Вәлиәхмәтова, «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе – 2 урын;

Наталья Беляева, «Радуга» балалар бакчасы – 3 урын;

Мария Падирякова, Савгач балалар бакчасы – «Туган телдә белем бирү төркеме тәрбиячесе» номинациясендә җиңүче;

Алена Ильгузина, «Ләйсән» балалар бакчасының музыкаль җитәкчесе – «Илһам чыганагы» номинациясе җиңүчесе;

Ләйсән Дьяконова, «Буратино» балалар бакчасы тәрбиячесе – «Иҗат могҗизалар ясый» номинациясе җиңүчесе;

Лариса Маклакова, Иске Ильдеряк балалар бакчасы – «Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясе җиңүчесе.

Туган телдә мәктәпкәчә белем бирү программасын тормышка ашыру буенча «Алдынгы педагог» номинациясе җиңүчеләре:

Наталья Глазкова, Иске Ильдеряк балалар бакчасы – җиңүче;

Валентина Чентаева, Яңа Аксубай башлангыч мәктәп-балалар бакчасы;

Любовь Васюткина, Иске Ильдеряк балалар бакчасы;

Татьяна Петрова, Урмандеево башлангыч мәктәп-балалар бакчасы.


Нет комментариев