Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Укытучы һәм остаз елын ачу тантанасында олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр

Укытучылар елына багышланган тантанада республика олимпиадаларының йомгаклау этабында җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләделәр.

Аксубай районы башлыгы гранты белән 3нче Аксубай урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы, технология буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы җиңүчесе Филипп Сетров, Иске Тимошкино урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы, физика буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасы җиңүчесе Егор Симухин, Иске Мокшино урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы, татар теле һәм әдәбияты буенча ике тапкыр республика олимпиадасы призеры Зәлинә Минһаҗева, 3нче Аксубай урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы, геология буенча республика олимпиадасы призеры Дмитрий Куклин, 3нче Аксубай урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы, геология буенча республика олимпиадасы һәм химия буенча олимпиада призеры Камилә Билалова, 3нче Аксубай урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы, инглиз теле буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасы призеры Полина Еремеева, Аксубайның 3нче урта мәктәбе 9нчы сыйныф укучысы, җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы призеры Алинә Хәмәтшина, 2нче Аксубай урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы, биология буенча республика олимпиадасы призеры Виктория Михайлова, Иске Мокшино урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, татар әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы призеры Алсу Минһаҗева, Карасу төп мәктәбенең 7 сыйныф укучысы, татар теле буенча республика олимпиадасы призеры Миләүшә Зәйниева, 2нче Аксубай урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы, биология буенча республика олимпиадасы призеры Виктория Михайлова, Яңа Ибрай урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы, физика буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасы призеры Рәдис Вәлиуллин, Иске Тимошкино урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы, инглиз теле буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасы призеры Ярослав Уланов, Иске Тимошкинол урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, инглиз теле буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасы призеры Кирилл Вдовин, Кәкре Күл урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы, тарих буенча республика олимпиадасы призеры Анна Башатова, Иске Ибрай урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы, физик культура буенча республика олимпиадасы призеры Ләлә Бикушева, Иске Үзи урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы, ТИН буенча республика олимпиадасы призеры Дмитрий Титов, Яңа Ибрай урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы, физик культура буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы призеры Зиннур Мотыйгуллин бүләкләнде.

Республика фән олимпиадаларының йомгаклау этабы призерларының һәм җиңүчеләренең әти-әниләре Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев