Илебездә Россия педагогикасына нигез салучы Константин Дмитриевич Ушинскийның тууына 200 ел тулу уңаеннан игълан ителгән Укытучы һәм остаз елы 3 нче Аксубай урта мәктәбе өчен уңышлы башланды.
Бу белем бирү учреждениесенең тагын бер укучысы республика олимпиадасында лаеклы нәтиҗә күрсәтте. Бу юлы инглиз теле буенча.
8 "А" сыйныфы укучысы Полина Еремеева мәктәп укучыларының “Олимпка юл” республика олимпиадасы призеры булды.
Полина фәнне тирән белүен күрсәтте, аның уңыш шатлыгын укытучысы-остазы Людмила Кандалина һәм, әлбәттә инде, мәктәп коллективы бүлешә.
Нет комментариев