Укытучы, җәмәгатьче, ирекмән
Соңгы яңалыклар

Укытучы, җәмәгатьче, ирекмән

Мәгариф ветераны Маргарита Золина «Өченче яшь героинясы» республика бәйгесенең «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатынкыз карашы» номинациясендә җиңүче булды.

Маргарита Ильинична – актив тормыш позицияле кеше. Аны районда гомерен мәгарифкә багышлаган мөгаллим, актив җәмәгатьче буларак беләләр. Ул – үз заманының кешесе, аның хезмәт биографиясендә төрле участокларда партия эше дә бар. Лаеклы ялга чыккач та ул шундый ук актив, битараф булмаган кеше булып калды. Ул бию коллективы составында сәхнәдә чыгыш ясый, ел саен ТР ветераннары өчен «Балкыш» үзешчән башкаручылар республика фестивалендә, район командасы составында республика спорт ярышларында катнаша. Маргарита Ильинична спорттагы казанышлары өчен 22 медальгә ия. Ике ел инде ул ирекмән булып тора, махсус хәрби операциясе зонасында катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда катнаша, яшеренү челтәрләре үрә, солдатлар өчен киемнәр тегә. Һәр юнәлеш аның өчен мөһим.

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесендә җиңү – иҗтимагый эшкә лаеклы бәя. Бәйгегә нәтиҗә ясау тантанасында Маргарита Ильиничнага бүләкне волонтерлык эшчәнлеге өчен рәхмәт сүзләре белдереп, Россия Герое Рәсим Баксиков тапшырды


Нет комментариев