Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Укытучы – иң кирәкле һөнәр иясе

Район Мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан тантана узды, анда район педагогларын хөрмәтләделәр.

Бүген укытучы – ул педагогиканы үзләштергән кеше генә түгел, шулай ук психолог та, тәрбияче дә, остаз, дус һәм партнер да.

Зур залда тантанага мәгариф тармагында бер генә ел эшләмәүче мөгаллимнәр һәм үзләренең укытучылык юлларын яңа гына башлаган укытучылар җыелды.

Кунаклар – тантана сәбәпчеләренә сәламләү һәм котлау сүзләре белән район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте:

– Һәркайсыбызның тормыш дәвамында озата барган беренче укытучысы бар. Һәркайсыгызның керткән өлешен билгеләп үтми булмый. Ветеран укытучыларның һәркайсына рәхмәт. Шундый вакытлар да бар иде – юллар юк, мәктәпләрдә салкын, әмма уку процессы беркайчан да туктамады. Хәзер заманалар башка: без белем бирү учреждениеләрен кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин итәргә тырыштык. Барысы да безнең балалар, оныклар белемле һәм лаеклы кешеләр булып үссен өчен эшләнә. «Укытучы-укучы» элемтәсе тизрәк торгызылсын иде. Чөнки аларның дәресләрдә, сыйныфтан тыш эшләрдә, ял сәгатьләрендә аралашуы нәтиҗәлелекнең мөһим шарты булып тора. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлап һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә бәя биреп бетергесез өлеш керткән укытучыларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшыруыма шатмын.

Сәхнәгә 30дан артык укытучы чыкты һәм район башлыгыннан чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр һәм грамоталар алды. Һәр коллектив бүләкләнүчеләр арасында үз укытучысының исемен ишеткәч, аны көчле алкышларга күмде. Юбиляр укытучылар икеләтә котлаулар кабул иттеләр.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин барлык белем бирү хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм һөнәри уңышлар теләде. Ун мәгариф белгече бердәм дәүләт имтиханында иң югары нәтиҗәләргә ирешкән (90 һәм күбрәк балл туплаган) чыгарылыш укучыларын әзерләгән өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлады. Укытучы һөнәре иң авыр һөнәрләрнең берсе санала, дип билгеләп үтте ул.

– Күп нәрсә укытучыга бәйле. Ул башлангыч белем бирә, киләчәктә тормышта кирәк булачак күнекмәләрне формалаштыра, – дип ассызыклады Станислав Юрьевич. – Без балалар дистанцион рәвештә укыган үзизоляция чорын лаеклы үттек дип ышанып әйтә алам. Бу эштә, һичшиксез, тиз арада яңа форматка күчкән һәм балаларга ярдәм итә алган укытучыларның өлеше зур. Шулай ук 4 яшь укытучының безгә кушылуы да сөендерә. Киләчәктә укытучы һөнәре тагын да дәрәҗәлерәк булыр, ә белгечләр чиратка басарлар, дип өметләнәбез.

Спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов, мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Николай Еграшкин һәм ДОСААФ район бүлеге җитәкчесе Петр Волков та котлауларга кушылдылар. Алар, укучылар белән физкультура-спорт һәм массакүләм чараларны әзерләүдә һәм үткәрүдә хезмәттәшлек иткән һәм өстәмә белем бирү системасына өлеш керткән иң яхшы укытучыларны бүләкләп, мөгаллимнәргә сәламәтлек иҗади уңышлар, ирешелгәннәр белән генә чикләнмәүләрен теләделәр.

Рәсми затларның тантаналы котлаулары балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр әзерләгән искиткеч җыр, бию номерлары белән үрелеп барды. Чара дәвамында җылы мохит хөкем сөрде, тантана сәбәпчеләре булган педагоглар адресына дөньядагы иң матур сүзләр яңгырады.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев