Укучыларга аларның хокуклары турында аңлаттылар
Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында мәктәп укучылары район хезмәтләре вәкилләре белән очрашты.
Район үзәге мәктәпләре укучылары белән әңгәмә эшлекле мохиттә узды. Очрашуны районның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Айсылу Төхфәтуллина ачып җибәрде.
– Көндәлек эшләр еш кына хокукый бәягә ия, – дип билгеләп үтте ул. – Чакырылган затлардан ишеткәннәр сезгә үзегезне борчыган мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәргә мөмкин, һәм сезнең алда яңа файдалы белемнәр һәм фактларны ачачак.
Җыелучыларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров мөрәҗәгать итте.
–Еш кына без тормышыбызда төрле кискен хәлләр белән очрашабыз, кеше, конкрет бер мәсьәләне хәл итә алмыйча, аптырашта кала һәм бу бик авыр нәтиҗәләргә китерергә – кеше иртәгәге көнгә өметен югалтырга мөмкин. Бу бик актуаль мәсьәлә. Бу очракта структура вәкилләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хакимият органнары авыр мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итә ала.
Укучылар район ведомстволары вәкилләрен зур игътибар белән тыңладылар.
Прокурор ярдәмчесе Илгиз Гусамов балигъ булмаганнарның үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә тукталды. Ул яшүсмерләрнең җәмгыятьтә үзләрен ничек тотарга кирәклеге һәм закон бозуларга юл куймаулары, шулай ук балигъ булмаганнарга карата законнарны үтәү турында сөйләде. Район суд приставлары бүлекчәсе җитәкчесе Василий Морозов яшь кешеләрнең кредитлар буенча әҗәтлегә әверелү фактларын китерде. Һәм бу, ахыры нәрсәгә китерергә мөмкин булуын аңламыйча, җиңел юл белән акча табарга теләүчеләргә авыр йөк.
Балигъ булмаганнарның хокукларын һәм милекләрен яклау турында нотариус Алик Саттаров бәян итте. Педиатрия хезмәте, балигъ булмаган пациентларны профилактикалау һәм дәвалау турында район хастаханәсенең табиб-педиатры Валентина Чернышева чыгышы тыңланды.
ПДН инспекторы, полиция майоры Венер Хамматов балигъ булмаган затларның законсыз гамәлләре өчен җаваплылык тоту мәсьәләләрен яктыртты.
Теманы уңышсыз гаиләләрне һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча инспектор Фоат Абдуллин дәвам итте.
Очрашуда катнашучылар укучылар белән бергә алар белергә һәм үтәргә тиешле хокукларны һәм бурычларны тәфсилләп тикшерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев