Укучылар пенсия системасы турында белделәр
Соңгы яңалыклар

Укучылар пенсия системасы турында белделәр

Укучыларның пенсия, финанс һәм социаль грамоталылыгын күтәрү буенча республика мәгълүмати компаниясе кысаларында район үзәгенең урта мәктәпләрендә укучыларның клиентлар хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев белән очрашулары узды.

Рәсми кунак өлкән сыйныф укучыларына пенсия хокуклары, гражданнарның пенсияләре ничек формалашуы, ни өчен булачак пенсия турында яшь чактан ук кайгыртырга һәм бары «ак хезмәт хакы» гына алырга кирәклеге турында сөйләде.

– Ачык агарту дәресләре вакытында укучылар сораулар бирделәр, – дип билгеләп үтте Владимир Тимофеев. – Россия пенсия системасы ничек төзелгән һәм лаеклы картлык тәэмин итү өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белү аларга бик кызык булды.

Мондый очрашулар пенсия һәм финанс культурасын формалаштыруга ярдәм итә, яшьләргә үз киләчәге өчен шәхси җаваплылыкны аңлауга ирешергә булыша.

 


Нет комментариев