Укучылар экстремизмга һәм терроризмга «Юк!» дип әйттеләр
Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә «Экстремизмга-Юк!» айлыгы кысаларында үткәрелә торган район рәсемнәр һәм плакатлар бәйгесенә йомгак ясалды.
Конкурс гомуми белем бирү учреждениеләренең 1-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелде. Бәйгенең төп максаты – яшүсмерләрдә толерантлык, тынычлык сөючәнлек, башка кешеләрне кабул итү һәм аңлау, алар белән уңай хезмәттәшлек итә белү.
Ай дәвамында укучылар экстремизм һәм терроризм күренешләренә үз карашларын ясадылар. Составына мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Татьяна Яремийчук, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова, прокурор урынбасары Лариса Горожанкина кергән жюри әгъзалары өч яшь номинациясендә 60ка якын кешенең эшен бәяләделәр.
«Плакат» номинациясендә финалга урта яшь төркемендә Кәкре Күл мәктәбенең 8 сыйныф укучылары (җитәкче Татьяна Крайнова) һәм Иске Ибрай мәктәбе укучысы Камил Хөснуллин (җитәкчесе Гүзәлия Кадыйрова) чыкты. Өлкән төркемдә шул ук номинациядә Кәкре Күл мәктәбе укучысы Ольга Луконина (җитәкчесе Наталья Яшмурзина) һәм район үзәгенең 2 нче мәктәбе укучысы Нурихан Антошин (җитәкчесе Светлана Башатова) җиңүче булды.
Кече яшь төркемендә «Рәсемнәр» номинациясендә Кәкре Күл мәктәбе укучылары Арсений Крайнов һәм Олег Луконин (җитәкче Татьяна Чубурова), шулай ук Түбән Баланда башлангыч мәктәбе укучысы Дмитрий Зенкин (җитәкчесе Ирина Золина) җиңү яулады.
Фото: мәктәптән тыш эшләр үзәге архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев