Җиңү көне алдыннан район башлыгы Камил Гилманов Бөек Ватан сугышында катнашучыларга тиңләштерелгән хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыны котлады.
Николай Иванович Панюков Татарстан Республикасы Рәисеннән һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовтан котлаулар кабул итте.
Николай Иванович Украинада Бөек Ватан сугышыннан соң территорияне бандеровчылардан чистарту буенча хәрби операциядә катнаша.
– Безнең халык һәрвакыт бердәм һәм көчле рухлы булды. Хәзер, Украинада махсус операция барганда, безнең егетләр, үз вакытында сезнең кебек үк, неонацизмга каршы көрәшәләр. Алар үзләренең ата-бабалары кебек үк Ватанны лаеклы саклыйлар. Сезгә сәламәтлек һәм иминлек, ә сугышчыларга җиңүләр телибез! – дип билгеләп үтте Камил Гилманов.
Дәүләт думасы депутаты Олег Морозовның изге теләкләрен һәм бүләкләрен ветеранга КЦСОНның өйгә килеп ярдәм итү буенча бүлеге мөдире Ольга Кистенева тапшырды.
Фото: Аксубай районы башлыгының ВК битеннән.
Нет комментариев