Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Учак ягу тагын да кыйммәткәрәк төшәчәк

Урманнар белән янәшә урыннарда учак яккан, янгын китереп чыгарган өчен штрафлар гражданнар өчен – биш тапкырга, вазифаи һәм юридик затлар өчен ике тапкырга арткан.

– Үлән яккан өчен штрафлар 3 мең сумнан 15 мең сумга кадәр арттырылды. Янгынга каршы махсус режим шартларында гражданнар өчен коры-сары яндыру 20 мең сумга, ә урындагы затлар өчен 60 мең сумга төшәчәк, – дип шәрехләде Аксубай һәм Нурлат районнары буенча өлкән тикшерүче эчке хезмәт майоры Рәсим Исламов. – Урманнарда янгын куркынычы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар икедән алып ун тапкырга кадәр артты. 

Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәре хәбәр иткәнчә, административ хокук бозулар турындагы яңа Кодекс буенча иң зур штраф күләме 2 миллион сум тәшкил итә. 

Штрафлар категорияләр буенча чикләнгән. Участокта өйдән, коймадан яки беседкадан 5 метрдан якынрак торган мангалда шашлык кыздырсаң, хокук бозучыга кисәтү яисә 5 меңнән алып 15 мең сумга кадәр штраф салыначак. Үз участогында гына сыешмыйча, үз дачасыннан читтә шашлык кыздырган өчен янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. 

Әгәр пикник нәтиҗәсендә янгын башланса, кеше мөлкәтенә зыян килсә, кеше сәламәтлегенә җиңел һәм урта дәрәҗәдәге авырлык килсә, 40 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф каралган. Сәламәтлеккә авыр зыян китергән өчен штраф 80 мең сумга кадәр артачак яки зыян салган зат 3 елга кадәр иректән мәхрүм ителәчәк. Әгәр янгын бер яки берничә кешенең үлеменә китерә икән, 5 елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный. Ут нәтиҗәсендә зур күләмдә (250 мең сум) мөлкәт юк ителгән очракта 120 мең сумга кадәр штраф яки 1 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Янгын нәтиҗәсендә урман зыян күрсә – 300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф яки 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. 

Әгәр пикникны тиешле булмаган урында урманда яки паркта ясарга уйласалар – ут өчен кисәтү чыгарылачак яисә 15 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф салачаклар, шул ук вакытта янгынга каршы махсус режим гамәлдә булса – 40тан 50 мең сумга кадәр штраф яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев