Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тырыш хезмәте өчен бүләкләнде

ТР Президенты боерыгы белән районның социаль-икътисади үсешенә зурөлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов “Данлы хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медале белән бүләкләнде.

– Анатолий Федорович вазыйфасы оста җитәкчелек итүне, финанслар белән боеруны, башкарма комитет эшен оештыруны таләп итә. Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасында 5 ел эшләү дәверендә ул үзен белемле җитәкче итеп күрсәтте, ул җитәкчелек иткән елларда күп эшләр башкарылды. Хөрмәтле җитәкче өчен бу –  лаеклы бүләк, – дип белдерде район башлыгы Камил Гилманов. 

Анатолий Федорович кебек кешеләр турында “кая туган – шунда кирәкле булган”, диләр. 1985 елда М. Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтының “Авыл хуҗалыгы икътисады һәм аны оештыру” белгечлеген  тәмамлаганнан соң, Ленин исемендәге колхозда баш бухгалтер, “Аксубай май җитештерү заводы” ААҖда баш бухгалтер, ТР Аксубай районы буенча РФ Финанслар министрлыгының федераль казначейлык бүлеге җитәкчесе, Казначейлык департаментының территориаль бүлеге идарәсе җитәкчесе, муниципаль районның финанс бюджет палатасы рәисе булып эшли. Аксубай районы башкарма комитеты белән Анатолий Федорович 2013 елның май аеннан җитәкчелек итә башлый.


– Бу бүләк минеке генә түгел, бу бөтен район командасы, һәр звено эше өчен бүләк, – дип саный Анатолий Федорович. – Без бергә күп эшләр башкардык. Алда тормышка ашырылачак планнар һәм программалар күп әле, бергә без барысын да җиңеп чыгачакбыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев