Яңа ел алдыннан район мәгариф учреждениеләре биналарны тырышып бизиләр.
Бу яктан башлангыч мәктәпләр аеруча иҗади якын киләләр һәм бу гаҗәп тә түгел. Чөнки балалар могҗизаларга һәм тылсымга ышаналар әле.
Урмандеево мәктәбендә ел саен «Яңа ел тәрәзәләре» акциясе үткәрелә, аның кысаларында башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары кабинет һәм бүлмәләр тәрәзәләрен, контур буенча киселгән кошлар, хайваннар силуэтларын, кар бөртекләрен һәм яңа ел бизәкләрен кулланып, тылсымлы илгә әйләндерәләр.
Түбән Баланда комплексының башлангыч мәктәбе – балалар бакчасы коллективы да бинаны яңа елга бизәүгә аеруча зур җаваплылык белән килә. Һәр педагог һәм тәрбияче моңа үз күңелләренең бер өлешен салырга омтыла. Һәм яңа ел әкияте бу мәктәпкә кабат кунакка килә.
Нет комментариев