Тыл хезмәтчәне район газетасын күзлексез укый
Соңгы яңалыклар

Тыл хезмәтчәне район газетасын күзлексез укый

Мария Герасимовага туксан биш яшь тулды

Ул кунакларны шатланып каршы алды, аралашу дәвамында аның йөзеннән елмаю китмәде. Мария Ефремовна үзе белдергәнчә, болар барысы да табигать энергиясе һәм тереклеге аркасында.

Мария Герасимова – элеккеге Куйбышев исемендәге колхоз ветераны. Гомере буе ул бу хуҗалыкта төрле эшләрдә эшләгән.

–Мин беркайчан да бертөрле генә эшне яратмадым, – дип елмайды юбиляр. – Печәннен дә чаптым, саламын да өйдем, бигрәк тә миңа урак вакытында ындыр табагында ашлык эшкәртү ошый иде.

– Чөгендер турында сөйләп тә торасы юк, әни аны гектарлап эшкәртә иде, – дип сөйләде әбекәйнең кызы Зинаида. – Һәм без – алты бала – дүрт малай һәм ике кыз да чөгендер басуында үстек.

Ул пенсиягә чыккач, әнисен карар өчен, туган авылы Иске Саврушка кайткан.

–Фидакарь хезмәтегез өчен сезнең алда түбәнчелек белән баш иям, – диде ветеранны күркәм юбилее белән котлап һәм истәлекле бүләк тапшырып, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. – Шуның өстенә алты бала тәрбияләп үстергәнсез. Бу бит бәяләп бетергесез хезмәт, җаваплылык! Балаларыгыз барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителсен өчен, йорт тутырып мал-туар асрагансыз. Сезгә озын гомер телим, Сез безгә үрнәк булып, алга таба да безне рухландырып торыгыз. Сезнең кебек озын гомерле әби-бабайлар районның һәм республиканың горурлыгы, аның байлыгы бит.

Сергей Александров Мария Ефремовнага Президент Владимир Путинның адреслы котлавын ирештерде.

– Владимир Владимировичка бик зур рәхмәт, мәшәкате күп булуга карамастан, безне дә игътибарсыз калдырмый, – дип гаҗәпләнде юбиляр. – Алла аңа сәламәтлек бирсен һәм алга таба да илне алып барсын. Бүген без оҗмахта яшибез. Яшь чакта без мондый тормыш турында хыяллана да алмый идек. Бүгенге көндә минем унөч оныгым һәм ундүрт оныкчыгым бар.

Бәйрәм гаеплесенә чәчәк бәйләме һәм бүләкне җирле хакимият органы җитәкчесе Андрей Кузьмин тапшырды.

– Хезмәтне яратыгыз, кешеләрне яратыгыз, аларны шатланып каршы алыгыз, туган һәр көнне елмаеп каршы алыгыз һәм минем кебек озак яшәрсез, – диде кунакларны озатканда Мария Ефремовна.


Нет комментариев