Тыл хезмәтчәне: 12 яшеннән хезмәт фронтына баскан Рауза Вәлиева тарихы
Соңгы яңалыклар

Тыл хезмәтчәне: 12 яшеннән хезмәт фронтына баскан Рауза Вәлиева тарихы

Бөек Ватан сугышы елларында һәркем Җиңүгә үз өлешен керткән. Тылдагылар, фронтка киткән ир-атларны алыштырып, көнне-төнгә ялгап эшләгәннәр.

Алар арасында, ныклык һәм Ватанга тугрылык үрнәге булган тыйнак хезмәтчән Рауза Вәлиева да бар.

Рауза Минвәли кызы 1930 елның 7 маенда Яңа Үзи авылында (ТАССР, Аксубай районы) дөньяга килә. Гаиләдә өч кыз бала була, һәм ул, уртанчысы, авыр крестьян хезмәтен бик яшьли татый. Өч сыйныфны тәмамлаганнан соң, колхозда эшли башлый – укырга вакыт булмый, ил эшче кулларга мохтаҗ була.

Буыннары да ныгып җитмәгән 12 яшьлек кыз баланы өлкәннәр белән беррәттән урман егарга җибәрәләр.

— Әйтеп бетергесез авыр иде, әмма мин хезмәтнең фронт өчен кирәк булуын аңлый идем, шуңа күрә дә барысы белән бертигез эшләргә тырыштым, – дип сөйли әбекәй.

Җиңүдән соң да кыз колхозда эшләвен дәвам итә, ә 1952 елда Ташкентка китә һәм лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куя. Аннары авыру әнисен карау өчен туган авылына әйләнеп кайта.

Бүгенге көндә Рауза Минвәли кызы Яңа Үзи авылында гомер итә, аңа хуҗалык эшләрендә социаль хезмәткәр ярдәм итә.

Юбилее көнне тыл хезмәтчәнен район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Ислямов һәм Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов җылы котладылар.

Рауза Вәлиева «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән. Аның язмышы — тылда Җиңүне якынайту өчен көнне-төнгә ялгап хезмәт куйган меңләгән хатын-кызның, балаларның һәм картларның тормыш тарихы ул.


Нет комментариев