Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Турнирда җиденче тапкыр җиңү яуладылар

Аксубайда Виталий Тимирясов истәлегенә VII Республика шахмат турниры узды.

Спортның интеллектуаль төре буенча ярышлар күп еллар элек безнең күренекле якташыбыз, фән эшлеклесе Виталий Тимирясов укыган мәктәп базасында узды.

Шахмат һәм шашка буенча шәхси-команда ачык турнирына республиканың алты районыннан төрле яшьтәге 130 катнашучыны җыелды. Бу Аксубай, Нурлат, Чирмешән, Әлки, Алексеевск, Чистай районнары командалары.

Шахмат һәм шашка баталияләре параллель рәвештә берничә мәйданчыкта үтте. Катнашучыларның дулкынлануы йөзләренә чыккан иде. Аларның күпчелеге моңа охшаш ярышларда беренче тапкыр гына очрашмый, үзләрен күптәнге танышлар кебек тоталар. Шуңа да карамастан, көрәш озак сәгатьләр буена киеренкелектә үтте. Хәтта оештыручылар нәтиҗәләр ясаганда да, уеннар һәвәскәр дәрәҗәдә, конкурстан тыш дәвам итте. Катнашучылар арасында күпчелеге – мәктәп укучылары. Бу турнирда яшь шахматчылар санының елдан-ел күбәя баруын билгеләп үтәргә кирәк.

Турнир нәтиҗәләрен игълан итәр алдыннан, барлык катнашучылар Асия Тимирясова җитәкләгән инновацион университет турында видеофильм карадылар. Бәлки, яшьләр аудиториясеннән кемдә дә булса бу уку йортына карата кызыксыну уяныр һәм ул аның студентлары арасына кушылыр.

Район башлыгы Камил Гилманов ярышларга килгән һәркемгә ихлас рәхмәт белдерде.

– Сезнең бу турнирда катнашуыгыз – Россия фәнен үсеше өчен бик күп эш башкарган якташыбыз Виталий Тимирясовны хөрмәтләп искә алу, – дип ассызыклады ул. Шулай ук район җитәкчесе мәктәпкә күрсәткән ярдәме өчен Асия Витальевнага рәхмәт белдерде. Асия Тимирясова, үз чиратында, бу хезмәттәшлекнең алга таба да ныгыячагын һәм үсәчәген ассызыклады.

Көчле алкышлалар астында призерлар сәхнәгә күтәрелде. 1-4 сыйныфларда белем алучы шахматчы кызлар арасында Иске Ибрай мәктәбеннән Зилә Кадыйрова көннең иң яхшы нәтиҗәсен күрсәтте. Аның бертуганы Зилә – III урынны алды. Бу яшь төркемендәге малайлар арасында Түбән Татар Майнасы мәктәбеннән Фаил Гафиятуллин җиңү яулады. 5-8 сыйныфларда укучы кызлар арасындагы ярышларда өченче мәктәп укучысы Юлия Стешина – Аксубай һәм Аида Баталина икенче һәм өченче позицияләрне яуладылар. 9-11 сыйныф кызлары арасында 3 нче Аксубай мәктәбеннән Юлия Турлукова җиңүче булды, Г.Г. Романов исемендәге Кәкре Күл мәктәбеннән Эмилия

Лаук III урынга чыкты. 2 нче Аксубай мәктәбеннән аларның яшьтәшләре – Илсаф Даутов, Максим Борисов һәм Данила Маклаков турнирның алтын, көмеш һәм бронза призерлары булдылар. «20 яшьлек һәм өлкәнрәк хатын-кызлар» яшь категориясендә Савгач мәктәбе вәкиле Надежда Карпухина – икенче, беренче мәктәптән Елена Горбунова өченче булдылар. 20-60 яшьлек ир-егетләр арасында Тимур Мәгыйзов өченче нәтиҗә күрсәтте. Шашка буенча турнирда башлангыч сыйныфлар арасында икенче мәктәп укучылары өч призлы урыннарны алдылар. I урында – Камилә Әхмәтҗанова, II – Золена Билалова, III – Дарья Князькова. Малайлар арасында өченче мәктәп укучылары аерылып торды. I урында – Илья Альдиванов, II – Марк Енизеркина , III – Егор Куштуков. 14 яшь һәм өлкәнрәк кызлар арасындагы уеннарда Аксубайның 2 нче мәктәбе укучысы Эльвира Әхмәтҗанова һәм Әлфинә Камалетдинова беренче һәм икенче урыннарны үзара бүлештеләр. АТУТ студенткасы Алия Төхвәтуллина өченче призер булды. Әлеге яшь төркемендәге ир-егетләр арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: I урында – Владимир Королев (Кәкре Күл мәктәбе), II – Геннадий Горбатов (Аксубай), III – Анатолий Охотников (Савгач мәктәбе). Команда беренчелегендә: Аксубай җыелма командасы, Чистай һәм Чирмешән командаларыннан өстен булып, истәлек турниры җиңүчесе булды.

Призерларга ярышлар иганәчесе Асия Тимирясовадан дипломнар, медальләр, акчалата призлар тапшырылды.

Команда беренчелегендә нәтиҗәләрне игълан иткәндә дәрт артты. Аксубай командасының Виталий Тимирясов истәлегенә багышланган ачык республика турнирында инде җиденче тапкыр җиңү яулавын очрашуда катнашучылар зур шатлык, хис-тойгылар белән кабул иттеләр. Аксубай җыелмасы җитәкчесе Геннадий Горбунов «алтын» кубок алды.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев