Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Түрәләргә һәм депутатларга керемнәр һәм милек турында хисап тотарга кирәк

2022 ел өчен декларация кампаниясе бара.

«Коррупциягә каршы көрәш турында» Федераль закон таләпләренә ярашлы рәвештә, муниципаль хезмәткәрләргә, муниципаль вазыйфаларны биләүче затларга, муниципаль учреждениеләр җитәкчеләренә үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук 2022 елда хатынына һәм балигъ булмаган балаларына карата, яллаучы вәкиленә (эш бирүчегә) үзләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү бурычларын үтәргә кирәк.

Шулай ук хәбәр итәбез, 2023елның 24 февралендәге 7-ТРЗ номерлы Закон нигезендә үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутатлары үзләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук ир белән хатынның һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре һәм мөлкәте турында белешмәләрне хисап чоры дәвамында депутат күчемсез мөлкәт, җир, автомобиль яисә кыйммәтле кәгазьләр әлеге затның һәм аның хатынының (иренең) хисап чорына кадәрге соңгы өч елдагы гомуми кеременнән артыграк суммага сатып алган булса.

Ел дәвамында кыйммәтле килешүләр үтәлмәгән очракта, депутатлар югарыда күрсәтелгән Законда расланган хәбәрнамә рәвешендә бу хакта коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарда билгеләнгән тәртип нигезендә хәбәр итәргә тиеш.

Элек керемнәрен еллык декларацияләүдән азат итүне күздә тоткан шундый ук тәртип авыл җирлекләре депутатларына гына каралган иде.

– Керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләрне бирмәү, законнарда каралган дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүматлар тапшыру, ышанычны югалтуга бәйле рәвештә эштән азат ителүгә кадәр, законнарда каралган җаваплылыкка китерә, – дип шәрехләде район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев