Тукай районында трактор белән бәрелешкән җиңел машина янып беткән
Соңгы яңалыклар

Тукай районында трактор белән бәрелешкән җиңел машина янып беткән

Авариядә бер кеше дә зыян күрмәгән.

Кичә иртән иртүк Минзәлә — Боерган автомобиль юлында KIA җиңел автомобиле һәм Foton фронталь төягече бәрелешкән.

Бәрелүдән соң, җиңел машина юл читенә төшеп киткән һәм аңа ут капкан.

Нәтиҗәдә, җиңел автомобиль бөтенләй янып беткән.

Шаһитлар сүзләренчә, бәхеткә, авариядә бер кеше дә зыян күрмәгән.


Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев