Тугыз бала анасына туксан биш яшь тулды
Алексеевка авылыннан тыл хезмәтчәне, күп балалы ананы район җитәкчесе юбилее белән котлады
Пелагея Ивановна Владимированың якыннары – кызлары, киленнәре, оныклары район башлыгы Камил Гилмановны капка төбендә борынгы чуваш гадәтләре буенча каршы алдылар.
Матур милли киемнәрдә һәм баш киемнәрендә алар традиция буенча кунакка ерак гасырлардан килгән иң кадерле җырны башкардылар.
– Пелагея Ивановнаның хөрмәтле кеше булуы бөтен яктан сизелә, – дип сәламләде йорт хуҗаларын район җитәкчесе.
Шулай булып чыкты да. Бүгенге көндә 24 оныгы һәм 32 оныкчыгы булган зур гаилә хуҗабикәсенә мөнәсәбәт башкача булырга да мөмкин түгел!
Тантана сәбәпчесе кунакларны якты өйнең алгы бүлмәсендә йомшак диванда каршы алды. Аның күзләре шатлыктан балкыды. Район башлыгы илебез Президенты Владимир Путинның һәм республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның адреслы котлауларын ирештерде. Пелагея Ивановна район җитәкчесенең истәлекле бүләген сөенеп кабул итте.
Пелагея Ивановнаның тормышы да, аның күп кенә яшьтәшләре, сугыш чоры балаларыныкы кебек үк, авырлыклар һәм сынаулар белән тулы була. Ундүрт яшеннән урман егуда эшли. Үсә төшкәч, авылдаш кызлар белән бергә Иваново өлкәсенә торф чыгару эшләренә китәргә мәҗбүр була. Ябык, чандыр гәүдәле кыз анда ике ел бил бөгә. Пелагея Ивановна сүзләренчә, бу сүзләр белән генә аңлатып бирмәслек авыр хезмәт була. Чүпрәк-чапракка уралган аяклар кичкә таба инде салкынны да тоймый башлыйлар, җитмәсә, ашау ягы да такы-токы гына…
Ләкин туган поселогына кайткач та, Пелагея бәхет тапмый. Әтисен бөтенләй хәтерләмәгән, яклаучысы булмаган кызны даими рәвештә йә Мурзихага, йә Шөгергә урман эшләренә җибәрәләр.
Кияүгә ул 27 яшендә генә чыга. Тормыш иптәше Виталий Владимиров ышанычлы, эшчән булып чыга. Алар тугыз балага гомер бүләк итеп, аларны җан җылыларын биреп үстерәләр.
Пелагея Ивановнаның дүрт баласы бүген дә туган поселокта яши. Алар барысы да лаеклы ялда, ә үз вакытында кече ватаннары иминлеге өчен тырышып хезмәт куйганнар.
Сугыштан соң да колхоздагы хезмәт беркайчан да җиңел булмый. Авыл халкы, нигездә, чөгендер эшкәртүдә акча эшли. Аны, гаиләдә эшче куллар саныннан чыгып, гектарлап биргәннәр. Владимировлар 3-5әр гектар чөгендер эшкәртәләр! Зур гаилә хуҗабикәсе дә, ире Виталий Иванович кебек үк, колхозда төрле эшләрдә, техничка булып та эшли.
–Тормыш күз ачып йомганчы шундый тиз үтте, яшәлмәгән дә кебек, – диде Пелагея Ивановна, кунаклар белән саубуллашып. – Ялгыз калуыма да инде күпме еллар. Бүгенге кебек уңайлы шартларда яшәргә насыйп булыр дип уйламаган да идем. Бары тик Украинада гына барысы да яхшы тәмамлансын иде. Шулай булыр дип ышанасы килә, чөнки анда бит оныгым Дима, без барыбыз да бүген аның һәм иптәшләренең исән-сау әйләнеп кайтуын теләп дога кылабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев