Түгәрәк өстәл артында инвалид балаларның проблемалары турында фикер алыштылар
Соңгы яңалыклар

Түгәрәк өстәл артында инвалид балаларның проблемалары турында фикер алыштылар

Инвалидлар декадасы кысаларында «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль өлкә вәкилләренең мөмкинлекләре чикле балаларның әниләре белән түгәрәк өстәл узды.

Түгәрәк өстәл эшен «Нежность» КЦСОН директоры Тәнзилә Габдрахманова ачты. Ул катнашучыларга Аксубай социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең нинди хезмәтләр күрсәтүе, республиканың социаль-тернәкләндерү үзәкләрендә мөмкинлекләре чикле балаларга ничек сәламәтлекне ныгытырга һәм ял итәргә мөмкин булуы турында сөйләде.

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева инвалид балаларның социаль ташламалары белән таныштырды. Район үзәк хастаханәсе педиатры Юлия Антохина, инвалид балаларның сәламәтлеген саклау турында сөйләп, шикәр диабеты белән авыручыларның канда шикәрне билгели торган җайланмалар белән бушлай тәэмин ителүенә тукталды, бу уңайдан әниләргә участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Клиентлар хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев 1 гыйнвардан инвалид балаларга пенсия түләүләрендәге үзгәрешләр турында аңлатма бирде.

Балигъ булмаганнарны 14 яшьтән эшкә урнаштыру мәсьәләсен Мәшгульлек үзәге белгече Наталья Никонова яктыртты. Түгәрәк өстәл артында мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итүгә кагылышлы тагын күп кенә мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Әниләр чыгыш ясаучыларга сораулар бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар.


Нет комментариев