Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Туган тел һәм әлифба көнендә якут телендә беренче эзләү системасы эшли башлады

Агрегаторны «Сахамедиа» компаниясе ясаган.

Туган тел һәм әлифба көнендә якут телендә Kerdee.ru заманча эзләү системасын тәкъдим иттеләр. Сайт бер платформада якут телендәге яңалыкларны, видеоларны җыя, җирле телеграм-каналларны таба, шулай ук рус теленнән тәрҗемә итә ала. Эзләү системасын ясаучылар алга таба якут телен нейрочелтәргә кертергә дә ниятли. Бу хакта Якут-Саха мәгълүмат агентлыгы сайты хәбәр итә.

Агрегаторны «Сахамедиа» компаниясе ясаган. Генераль директор урынбасары Чокуур Гаврильев бүгенге көндә республикада якут телендә берничә сайт кына булуына игътибар юнәлтте. Ә якут телендәге яңалыкларны таба ала торган эзләү системасы бөтенләй юк.

Сайтны ясаган Станислав Ноев сүзләренчә, агрегатор яңалыкларны «роботлар» ярдәмендә җыя. Видеоны караганнан соң сайт алга таба нәкъ менә якут телендәге контент белән танышырга тәкъдим итә, балалар тематикасына да аерым игътибар бирелгән. Якут клавиатурасы куелмаган кулланучыларга уңайлы булсын өчен тиешле хәрефләр белән махсус кнопкалар урнаштырылган.

Якутия халыклары эшләре һәм тышкы элемтәләр министры урынбасары Татьяна Пяткина республика җитәкчелегенең дәүләт һәм рәсми телләрне саклау, үстерүгә бәйле программаны гамәлгә ашыруына игътибар юнәлтте.

«Сахамедиа» генераль директоры Виктор Колесов белдергәнчә, өйләрдә якут телен белән торган виртуаль ярдәмчеләр эш итсен өчен, алга таба нейрочелтәр белән эшләргә ниятлиләр.

Чыганак

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев