Хәрби-кыр җыеннары узган палатка лагерен ябу тантанасы узды, анда үзләрен иң яхшы саклаучы буларак күрсәткән егетләр бүләкләр алдылар.
Биш көн дәвамында Кәкре Күл авылы янында район мәгариф учреждениеләренең унынчы сыйныф укучылары белән кырөйрәнү җыеннары узды. Өлкән сыйныф укучылары әле хәрби ант кабул итмәгән һәм хәрби бурычлылар булып саналмыйлар, әмма бу аларга хәрби хезмәткә әзерләнергә комачауламый.
Хәрби-кыр җыеннары – белем бирү процессының бер өлеше, аның кысаларында егетләр хәрби хезмәт нигезләре, хәрби корал белән танышалар, тактик, сафта йөрү, физик, медицина әзерлеге буенча дәресләр уза.
Район егетләре бу көннәрдә күп нәрсәгә өйрәнделәр. Бу хакта аларның нәтиҗәләре сөйли. Алар утны да, суны да кичтеләр һәм тырышлыклары өчен бүләкләр алдылар. Егетләрне хәрби-кыр өйрәнүләре тәмамлану белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев килде. Ул билгеләп үткәнчә, Аксубай районы республиканың бүгенге көнгә кадәр тулы канлы өйрәнүләр-җыеннар уздырылган районнарының берсе.
– Хәрби-кыр җыеннары ерак 70 нче елларда барлыкка килгән. Һәм без әлегә кадәр бу традицияне дәвам итәбез. Сезнең өчен бу өйрәнүләр ныклы нигез булыр дип өметләнәм. Биредә алган белем сезгә хәрби хезмәт вакытында кирәк булачак, – дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе.
Елдан-ел хәрби-кыр җыеннарына чик буе, ракета гаскәрләре, Германиядәге Совет гаскәрләре төркеме ветераннары килә. Үзләренең шәхси үрнәкләре белән алар армиядә хезмәт итүнең һәм Туган илне саклауның ничек мөһим булуын күрсәтәләр.
Быел яңа традиция барлыкка килде. Ветераннар берлеге беренче тапкыр өйрәнүләр нәтиҗәләре буенча күчмә кубок ташыруны гамәлгә кертте. Кубокны Савгач мәктәбе ТИН укытучысы Анатолий Охотников алды.
Нет комментариев