Туган як музее балаларны үзенә җәлеп итә
Соңгы яңалыклар

Туган як музее балаларны үзенә җәлеп итә

Иске Тимошкино авыл мәдәният йорты базасында эшләп килгән туган як тарихын өйрәнү музееннан кеше өзелми.

Унбиш ел элек ирле-хатынлы Полина һәм Станислав Мулеевлар нигез салган музей, магнит кебек, үзенә тартып тора.

Музейның бай экспонатларында, фокустагы кебек, дәүләтебез тормышының төрле чорлары турында сөйләүче авыл тормышы чагылдырылган. Алар ата-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен, кызыклы вакыйгаларны күреп, аңлау мөмкинлеге бирә. Музей экспонатларын, бигрәк тә көнкүреш әйберләрен балалар кызыксынып карый.

Бу юлы музейда Алексеевка поселогыннан укучылар булып китте.

1 сентябрьгә кадәр вакыт бар әле, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре уку елы башланганчыга кадәрге вакытны файдалы мәгълүмат белән тулыландырырга һәм балаларны музейга экскурсиягә чакырырга карар иткәннәр.

Һәм ялгышмаганнар: балалар, кызыксынып карап һәм хис-кичерешләре белән бер-берсе белән бүлешеп, һәр экспонат янында озак тоткарландылар.

 


Нет комментариев