Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Туган авылымда яшәп, начар эшләргә хакым юк иде

Авыл хуҗалыгы производствосы ветераны Вәлиҗан Җәләлетдинов 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Тантана сәбәпчесен истәлекле туган көне белән котларга Яңа Ибрай авылына район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов килде. Ул юбилярга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын, район башлыгының Мактау грамотасын һәм бүләкләр тапшырды.

– Сез район һәм авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керттегез, – дип билгеләп үтте ул. – Сез авыл хуҗалыгы предприятиесе булып эшләгән елларда төзелгәннәрнең барысы да бүгенге көнгә кадәр кешеләргә хезмәт итә.

Вәлиҗан Миншакир улы 50 елдан артык гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган. Шуның 32 елын хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән. Хезмәт юлын яшь чагында гади колхозчы булып башлый, тракторчы булып эшли, агроном һөнәрен үзләштерә. Төрле елларда партком секретаре, «Дума» күмәк хуҗалыгы рәисе булып эшли. «Үсәр» күмәк хуҗалыгына җитәкчелек иткән елларда авыл өчен бик күп нәрсә эшли, хуҗалык эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча да районда беренчеләр рәтендә була, Яңа Ибрайдан Иске Ибрайга кадәр күтәртелгән вак таш түшәмәле юл төзелә, авылга газ килә, казлар асрау буенча предприятие эшли, төрле социаль объектлар сафка баса. Хезмәттәге казанышлары өчен ул «Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.

– Минем үзем туып-үскән авылда начар эшләргә хакым юк иде, – ди Вәлиҗан Миншакир улы. – Мине барысы да белә һәм яхшы нәтиҗәләр көтәләр иде.

Вәлиҗан Җәлалетдинов ун елдан артык «Аксу Агро» ҖЧҖ генераль директоры вазыйфасын башкара. Предприятиене иң яхшы күрсәткечләр белән калдырып, шул вазыйфадан лаеклы ялга китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев