Туфанның кече ватанында барысы да тәртиптә булырга тиеш
Соңгы яңалыклар

Туфанның кече ватанында барысы да тәртиптә булырга тиеш

Иске Кармәт авыл җирелегенең киңәйтелгән утырышы узды.

Җирлек территориясендә 357 кеше яши. 2021 елда 3 бала туган, 9 кеше вафат булган. Иске Кармәт – Хәсән Туфанның туган авылы, ул бик күп кунакларны үзенә җәлеп итә. Һәм биредә төзекләндерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Авыл җирлеге башлыгы Андрей Парфенов хисап чыгышында ел дәвамында территориядә тәртип сагында торучы Николай Маланчевны, Ильмира Миниханованы һәм Анатолий Ильменюковны билгеләп үтте.

Халык шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү аша табыш алуны арттыру өчен барлык мөмкинлекләрне дә куллана. Авылда 167 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 85 савым сыеры исәпләнә. Шәхси хуҗалыкларга ярдәм программасы буенча 28 хуҗалык савым сыерлары асрауга дәүләттән 305 500 сумлык субсидия алган.

Авыл җирлеге советы эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләреннән берсе – үзара салым буенча программаны тормышка ашыру. 2021 елда халыктан планлаштырылган 132 500 сум акча җыелган, республикадан финансланган гомуми суммага шактый эшләр башкарылган: вак таш сатып алганнар, авыл урамнарын вак таш җәеп, тигезләгәннәр, җирле чишмәне төзекләндерү өчен материал сатып алганнар, яңа контейнер сатып алып, урнаштырганнар, бу акчаның бер өлеше шулай ук кышын юлларны карап тоту өчен дә кулланыла. Агымдагы елда да шул ук сумманы җыю һәм аның хисабына авылны төзекләндерү буенча эшләрне дәвам итү ниятләнә.

 


Нет комментариев