Су объектларын чистарту буенча Бөтенроссия акциясе кысаларында Василий Воронин җитәкчелегендәге җирле клуб формированиесе катнашучылары Түбән Баланда авылы янындагы Сөлчә елгасы ярында өмә үткәрделәр.
Алар 6 капчык көнкүреш чүп-чарын җыеп алып, зур эш башкардылар. Акция барышында яр буе территориясе сулык экосистемасына куркыныч тудыручы пластик шешәләрдән, полиэтилен пакетлардан һәм башка калдыклардан чистартылды.
Фото Түбән Баланда мәдәният йорты архивыннан.
Нет комментариев