Түбән Баланда мәктәбе укучылары тормышында кызыклы вакыйга – район туган якны өйрәнү музеена сәяхәт булды.
Музей директоры Наталия Куштукова яшь кунакларны җылы каршы алды һәм алар белән бик кызыклы һәм файдалы экскурсия үткәрде. Балалар игътибар белән тыңладылар, экспонатларны карадылар.
Алар үзләренең ата-бабаларының көнкүреш әйберләрен, борынгы заман киемнәрен, крестьян йорты кирәк-яракларын үз күзләре белән күрделәр. Узган гасырларда яшәгән кешеләрнең күл хезмәте белән икмәкне ничек үстергәннәрен белделәр. Шулай ук аларның мәдәнияте һәм традицияләре белән дә якыннан таныштылар.
Балаларны Бөек Ватан сугышы тарихы белән дә таныштырдылар. Алар ул авыр еллардан бүгенге көнгә кадәр сакланган фронтовик геройларның шәхси әйберләрен зур кызыксыну белән карадылар.
Музейда булу истәлеге итеп, балалар Аксубай районына һәм туган якны өйрәнү музеена кыскача күзәтү тасвирланган буклетлар алдылар.
Фото: туган якны өйрәнү музее архивыннан.
Нет комментариев