Түбәдәге кар әкияти матур гына түгел, хәтәр дә
Соңгы яңалыклар

Түбәдәге кар әкияти матур гына түгел, хәтәр дә

Йорт түбәләрендәге кар бүрекләре кышкы кәеф тудыра.

Әмма бу матурлык артында район халкы өчен җитди куркыныч яшеренгән. Җыелган кар һәм боз теләсә кайсы мизгелдә аска төшәргә мөмкин — тротуарларга, подъездларга һәм тукталган машиналар өстенә.

Һәр кыш саен боз сөңгеләре һәм кар катламнары төшү аркасында җәрәхәтләр алу очраклары теркәлә. Бигрәк тә йортларга керү, тукталышлар һәм балалар мәйданчыклары янындагы урыннар куркыныч. Теләсә кайсы кеше — олысы да, бала да зыян күрергә мөмкин.

Моннан тыш, карның зур катламы түбәгә артык йөкләнеш тудыра. Бу түбәнең зарарлануына, су үткәрүгә һәм хәтта конструкцияләрнең бозылуына китерергә мөмкин. Температура үзгәргәндә боз хасил була, һәм эрегән су бина эченә керә башлый.

Хөрмәтле район халкы! Игътибарлы булыгыз: куркыныч урыннарны урап үтегез, боз сөңгеләре төшеп торган түбәләр астыннан йөрмәгез һәм андый урыннарда машиналарны да калдырмагыз. Кыш матур гына түгел, ә барыбыз өчен дә куркынычсыз булырга тиеш.


Нет комментариев