Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Төшке аш әзерләргә дә, җырларга да осталар

Урып-җыю эшләренең киеренке ритмын комбайнчылар белән бергә уракта катнашучыларны кайнар аш белән тәэмин итүче пешекчеләр дә, склад хезмәткәрләре дә бүлешә.

«Аксу Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесендә һәр бүлекчәдә ашханә бар. Бүлекчә территориясендә кыр эшләре алып барылганда, уракта катнашучыларга нәкъ менә алар хезмәт күрсәтә.

«Үзи» бүлекчәсендә пешекче булып Елена Полорусова, Алевтина Титова эшли. Алар механизаторлар, комбайнчылар һәм машина йөртүчеләр өчен беренче, икенче ашлардан төшке аш әзерлиләр. Кыр эшләренең кызу чорында шулай ук кичке аш та әзерлиләр, басуга алып килеп, кыр хезмәтчәннәрен сыйлыйлар. "Клиентлар" бик канәгать, пешекчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәләр.

Валентина Статина – исәпкә алучы, склад мөдире булып эшли. Аның да урып-җыю кампаниясе вакытында ашлык кабул итү һәм эшкәртү буенча мәшәкатьләре күп. Һәм ул барысын да уңышлы башкара.

– Ашханә һәм ашлык складында эшләүчеләр үзләренә йөкләнгән эшкә намус белән карыйлар, җиренә җиткереп, пөхтә итеп башкаралар, – дип фикерләре белән уртаклаша бүлек идарәчесе Владимир Айдов. – Өстәвенә, алар – ахирәтләр, дуслык аларга барлык кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә.

Сүз уңаеннан, Елена Полорусова һәм Валентина Статина Беловка авыл мәдәният йорты үзешчәннәре. Алар вокал төркеме әгъзалары, сәхнәдә чыгыш ясап, тамашачыларны үзләренең тавышлары белән сөендерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев